Милли проектлар
15 март 2022, 07:31

Караиделдә тагын бер ФАП ачылды

Халкына файдасын күрергә язсын.

Караиделдә тагын бер ФАП ачылдыКараиделдә тагын бер ФАП ачылды
Караиделдә тагын бер ФАП ачылды

Башкортстанның Караидел районында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады, дип хәбәр иттеләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Республиканың тагын бер авылында яңа ФАПны урнаштыру Русия башлыгы Владимир Путинның май указы белән барлыкка килгән «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды, аның төп юнәлешләреннән берсе - беренчел медик-санитар ярдәм системасын үстерү. Сүз, беренче чиратта, ФАПлар һәм мобиль медицина комплекслары төзү, шулай ук даими профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү турында бара. Башкортстанның Караидел районы өчен бу инде исәбе буенча җиденче яңа фельдшер-акушерлык пункты.

Бинада медиклар эше һәм пациентларны кабул итү максималь уңайлы шартларда алып барылсын өчен барысы да каралган. «Билгеле булуынча,быел Башкортстанда 56 яңа медицина учреждениесе төзеләчәк. Шуларның 44е-фельдшер-акушерлык пункты.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас