

Соңгы өч елда Башкортстан «Санлы икътисад» милли проекты кысаларында федераль бюджеттан 363 млн сум акча алган. Республиканың ИТ-тармагын үстерү өчен 2019 елда – 90 млн. сум, 2020 елда - 120 млн. сум, 2021 елда-153 млн. сум бүленгән.
Фото: gtrk.tv
2022 елда республикада агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга аерым игътибар бирергә планлаштыралар. Ким дигәндә, аларның цифрлы трансформациясен оештыру кысаларында җиде авыл хуҗалыгы предприятиесе, федераль акчаларны җәлеп итү мөмкинлеген дә кертеп, консультация, мәгълүмати һәм методологик ярдәм алачак. «Цифрлы икътисад» илкүләм программасын федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы анализлый. «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының күрсәткечләренә ирешмәү рискларына комплекслы анализ ясарга һәм аны агымдагы икътисадый вәзгыятькә җайлаштырырга кирәк - мондый йөкләмәне ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко бирде.