

Җирле эшкуарларның инициативасын хуплап, корылма сатып алу һәм малтабарлыкларын тергезеп җибәрү өчен акча бүленә. Моңа "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү" милли проекты шундый мөмкинлек бирә.
Бүген икмәк пешерү цехында 7 кеше эшли. Алар 30 төрле икмәк һәм күмәч ризыкларны пешерә. Икмәкләрен күрше Чакмагыш һәм Илеш районнарында да зур теләк белән сатып алалар. Күңел һәм кул җылысын салып пешергәнгә күрәдер, продукцияләре сорау белән файдалана.
Дүртөйле районының эшкуарлыкны һәм инвестицияләрне үстерү буенча хакимият башлыгы Гөлнара Кашаева билгеләвенчә, Азалия Гыймаева кул баласы белән шундый җитди эшкә тотынган. Әйткәндәй, Гыймаевлар өч бала тәрбияли. Азалия эшкуар буласы һәм икмәк пешерү цехы ачасы килү теләген белдерә. Районның "Эшкуар сәгатьләре"ндә актив катнаша. 2018 елдан субсидия алып эшен көйләп җибәрә. 2021 елда җирле бюджет исәбенә махсус транспорт сатып алуга субсидия ала. Хәзер исә Азалия Нәфис кызы кондитер цехы ачу теләге белән янып йөри.
Уңган эшкуарның эшләре киләчәктә дә көйле, уңышлы барсын дип телисе генә кала безгә.