Милли проектлар
13 март 2022, 03:36

Мич яктым. Су ташыдым. Ә халкы әйбәт...

Кайсы авылда бу хәлләр?

Мич яктым. Су ташыдым. Ә халкы әйбәт...Мич яктым. Су ташыдым. Ә халкы әйбәт...
Мич яктым. Су ташыдым. Ә халкы әйбәт...

Кайсы авылда бу хәлләр?

Аскында яңа ФАП ачылды. Мота - Елга авылындагы иске медпункт ерак 1965 елда агачтан төзелгән булган. Ул инде шактый таушалып, замана таләпләренә җавап бирмәслек хәлгә килгән.

Яңалыкны Мота-Елгалылар көтеп алган. "Сәламәтлек" гомумдәүләт проекты кысаларында ишекләре ачылган ФАП бөтен заманча таләпләргә дә җавап бирә. —Үзем мич ягып җылыта идем. Суын ташыдым. Шулай эшләргә туры килде,-  ди фельдшер Фәвия Хәйруллина. - Мондый уңайлы шартларда эшләячәгемә ышанып та бетә алмыйм әле. Үзе якты, җылы, уңайлы. Интернет белән ноутбук та бар , хәтта.

Фәвия Нәгыймҗан кызы 38 ел авыл халкының сәламәтлек сагында тора. Хезмәт кенәгәсендә эшкә алыну турында бер генә язу. Аны халык хөрмәт итә. Сырхауласа да, киңәшләшергә кирәк булса да - аңа киләләр. Фельдшер үзе дә авыл кешеләре турында җылы сүзләр генә сөйли. Бөре медицина колледжын тәмамлап, юллама буенча эшкә килгән яшь белгеч шушында кияүгә чыгып, яшәп кала. Улы белән кызы да аның юлыннан киткән, алар да табиб һөнәрен сайлаган.

Мота- Елга, Җанкисәк, Чат авылларында яшәүче 370 кешенең ( аларның 34-е балалар) яшәешенә матур яңалык керткән проект 3 млн 800 мең сумга баскан. Сәламәтлегегез ныклы булсын, дуслар!

Мич яктым. Су ташыдым. Ә халкы әйбәт...
Мич яктым. Су ташыдым. Ә халкы әйбәт...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас