Милли проектлар
11 март 2022, 04:55

Тимер атлар язны көтә

Быел республикада язгы кыр эшләрендә 10 мең 850 трактор агрегаты катнашачак.

Тимер атлар язны көтәТимер атлар язны көтә
Тимер атлар язны көтә

Бу исә үткән елга караганда 173 берәмлеккә күбрәк. Бу хакта БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде. Шуларның 5 меңләбе чәчүдә катнашачак.
Илшат Фазрахманов әйтүенчә, республика агросәнәгать комплексының техник паркын актив яңарту басуларда дым каплату эшләрен 9 көнгә кадәр киметергә булышачак. Бөртеклеләр һәм техник культуралар чәчүне 12-15 көн эчендә башкарып чыгу мөмкинлеген бирәчәк.
Авыл хуҗалыгы техникасын актив яңарту эшенә "Икътисади үсеш" милли проектының АПК паркын техник яңарту төбәк программасы зур булышлык күрсәтә. Әйтик, 2021 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 527 трактор, 537 туфрак эшкәртү һәм 333 чәчү машиналары сатып алганнар.
АПКның техник паркын яңарту республика программасы 2011 елдан алып эшли. Аның булышлыгында аграрийларга авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу чыгымының яртысын субсидияләнә.

Фото:karaidel.bashkortostan102.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас