

“Сәламәтлек саклау” милли проекты ярдәмендә Архангель үзәк район дәваханәсе Электрон УЗИ аппаратына ия булды.
Югары класслы ультратавыш диагностика системасы – бу21 дюйм экранлы аппарат, сенсорлы экраны 13 дюймлы. Төсле допплер, кардиодопплер белән җиһазландырылган. Аппарат заманча дизайны белән аерылып тора һәм кулланылыш ягыннан нечкәлекләргә кадәр уйланылган. Табиб Елисеева М.М. аппаратта эшли башлаган да инде. Дәваханәдә моңа кадәрге УЗИ аппараты йөрәк, аяк-кулларның кан тамырлары, корсак куышлыгы органнарының барлык патологияләрен күрергә мөмкинлек бирмәгән.
Чыганак: bash.news