Милли проектлар
8 март 2022, 20:46

Фортепиано кайтарганнар

Аның үзебездә җитештерелүе аеруча куанычлы.

“Мәдәният” милли проекты кысаларында балалар музыка мәктәпләрен һәм сәнгать мәктәпләрен   музыка кораллары белән тәэмин итәр өчен БР бюджеты субсидияләр бүлә. Илеш районы субсиядия алуга сайлауда катнашкан муниципаль берәмлекләр арасында – бәхетлеләр рәтендә.

Күптән түгел генә  музыкаль корал – “Н.Рубинштейн” фортепианосын – балалар сәнгать мәктәбенә кайтрганнар.

Яңа музыка коралына укытучылар һәм укучылар сөенгәннәр. Аның Русиядә җитештерелүе аеруча куандыра. Искитмәле яңгырашлы фортепиано  мәктәп укучылары өчен дәресләрдә уйнар һәм чыгышларда катнашыр өчен менә дигән стимул булыр дип ышанасы килә.

Чыганак: ilesh.bashkortostan.ru

Фортепиано кайтарганнар
Фортепиано кайтарганнар
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас