

2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан булдырылган “Сөт кухнялары” җитештерү-сәүдә челтәре йөкле хатыннарны, имезүче әниләрне һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькәчә һәм опекага алынган балаларны махсуслаштырылган сөт ризыклары һәм коры катнашмалар белән тәэмин итә. Бу хакта хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев сөйләде.
Учреждение структурасында Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский, Сибай, Белорет шәһәрләрендә һәм Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында сөт ризыклары җитештерү буенча 7 цех эшли. Тәүлегенә 35 тонна сөттән 17 төр ризык җитештерәләр. Шулай ук “Сөт кухнясы” мәктәп яшендәге балалар өчен органик йод белән баетылган әчетелгән сөт ризыклары җитештерүне җайга салды. Тиешле лаборатор сынаулар үткәргәннән соң, апрельдә мәктәп укучылары йод белән баетылган яңа продукцияне тәмләп карый алачак.
“Сөт кухнялары” эшчәнлеге “Демография” милли проектына ярашлы тормышка ашырыла.
Чыганак: glavarb.ru