

"Россия-1" телеканалы Андрей Малахов тапшыруының бәйрәм чыгарылышында башкорт һәм татар эстрадасы йолдызы Радик Юлъякшин тамашачыларны әсир итте. Телевидение алып баручысы белән ачыктан-ачык сөйләшүдә ул авыр балачак тарихы белән уртаклашты.
2001 елда ул әтисез кала һәм гаиләдә авыр вакытлар башлана. Артист милли эстрадада популярлык казанганчы, аңа кечкенәдән эшләргә туры килә.
- Шундый авыр вакытлар булды. Урам буйлап малайлар белән шешәләр җыйдык һәм тапшырдык, аннары өйгә нәрсәдер алып кайттык. Яки вагоннар бушаттык. Акча эшләргә мөмкин булган урыннарны эзләдек. «Улым үсеп җиткәч, җырчы булыр», - дип әйтә торган иде әти. Һәм мин үземә сүз бирдем: һичшиксез әтиемнең хыялын тормышка ашырачакмын, - диде Элвин Грей.
Тапшыру барышында аның әнисен дә күрсәттеләр. Ул Радикның балачагы турында сөйләде. “12 яшендә әтисен югалткач ул бу тормыш сынавын бик авыр кичерде, әмма бирешмәде, чөнки ул гаиләдә иң өлкән ир – ат булып калды бит. Тырышлыгы һәм максатчанлыгы нәтиҗәсендә көннән – көн үсештә булды”, - ди Радикның әнисе Нәфисә ханым.
Радик тапшыруда урыс һәм башкорт җырларын башкарып барлык тамашачыларны әсир итте.
Чыганак: Горобзор
Фото: инстаграм