Милли проектлар
7 март 2022, 06:00

Күрсәткечләрне арттыру кирәк

 “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проектын тормышка ашыруга “Урал пружина заводы” җәмгыяте дә кушылды.

Күрсәткечләрне арттыру кирәкКүрсәткечләрне арттыру кирәк
Күрсәткечләрне арттыру кирәк

 “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проектын тормышка ашыруга “Урал пружина заводы” җәмгыяте дә кушылды.
— «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектында катнашу предприятиенең җитештерү күрсәткечләрен арттырырга булышачак. Компаниягә өстәмә финанс керемнәрен җибәрергә дә кирәкми. Шул ук җиһазларда һәм шул ук эшчеләр белән җитештерүчәнлекне яхшыртуга ирешеп була. Милли проектта катнашучылар ярты ел дәвамында эксперт ярдәме ала, аның барышында сакчыл җитештерү элементларына, югалтуларны ачыклауга, сакчыл җитештерү инструментларын кулланып яхшыртуны тормышка ашыруга өйрәнә, – ди БР икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.

”Урал пружина зводы” – машина төзүдә, автомобиль, энергетика отрасльләрендә, шулай ук вагон төзүдә кулланылган заманча сыгылмалы компонентларны җитештерүче алдынгы предприятие. Ул ил базарында гына түгел, дөнья базарында киң танылу яулаган.

Белешмә: 
”Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проекты Русия Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә расланган. Ул илебездә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 2024 елга 5 процентка арттыру өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас