Милли проектлар
7 март 2022, 06:30

Бәйрәмегез - күңелле, ялларыгыз фәһемле үтсен!

Телевизор каршындагы диваннан ирләрегезне тартып торгызырга сәбәбе дә, култыклашып барып кайтырга урыны да бар!

Бәйрәмегез - күңелле, ялларыгыз фәһемле үтсен!Бәйрәмегез - күңелле, ялларыгыз фәһемле үтсен!
Бәйрәмегез - күңелле, ялларыгыз фәһемле үтсен!

6-8 мартта “Мәдәни яллар” бөтенрусия акциясе үтә. Ул Русия халыкларының мәдәни мирасы елына һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган. Афишага музейлар, филармонияләр, концерт оешмалары, китапханәләр, кино заллары һәм цирклар тарафыннан әзерләнгән 6 меңгә якын тематик чара керде.

Акциянең һәр көнендә аерым тема. 6 мартта барлык чаралар “Яз юл бирегез!” девизы астында узды. 7 марттагы чараларны “Мирас барысы өчен дә” дигән тема берләштерә.

Бүген Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе булачак әниләр һәм сабыйлар игътибарына «Һәрвакыт булсын әни!» чарасын оештырды. 
Башкорт опера һәм балет театрының Греция залындагы хатын-кызларга багышланган чара 18:00 сәгатьтә башлана. 
М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры тамашачылар М. Багаевның "Бер капчык акча булсын иде" комедиясен карый ала. Башлана 18.00 сәгатьтә. 
Урыс академия драма театры Бомаршеның "Фигаро өйләнүе" тарихын бүләк итәчәк. Спектакль 18.00 сәгатьтә башлана. 
8 март көнне Туймазы татар драма театры артистлары «Сезгә, сөеклеләребез!» дип исемләнгән акция кысаларында гүзәл затларга чәчәкләр өләшәчәк.
Башкортстанның Милли музеенда «Мәдәни яллар» акциясе кысаларында: 
- «Хатын-кызлар дөньясы» экскурсиясе, 
- «Башкортстан халыкларының хатын-кыз бизәкләре» интерактив экскурсиясе, 
- «Чәчбизәүләр чыңы» осталык дәресе. Чарада барлык теләүчеләр борын-борыннан килгән бизәкләрне ясарга өйрәнә алачак.
- "Башкортстан халыкларының хатын-кыз бизәкләре" интерактив экскурсиясе 14:00 сәгатьтә башлана. 
- «Борынгы хатын-кызлар дөньясы: гаҗәеп һәм матур» онлайн-лекторие була. Башлана 15.00 сәгатьтә. Хатын-кызлар өчен керү ирекле. 

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры бәйрәм кичәсендә М. Кәрим пьесасы буенча куелган «Кыз урлау» музыкаль комедиясендә көтә. Спектакль 18.00 сәгатьтә башлана.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас