

Кичә иртән башланган кар бураны көне һәм төне буена котырды һәм бар дөньяны көрткә күмде.
Бу көннәр Уфа коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен тынгысыз чор булды: алар башкала урамнарын кардан чистарту өчен ал-ял белми эшләде дә эшләде. Нәтиҗәдә, шәһәр хакимияте биргән мәгълүматлар буенча, төн эчендә генә дә 500 рейс ясалып, 9 мең тонна кар Уфадан махсус полигоннарга чыгарылган!
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында Уфа шәһәре хакимияте, шулай ук коммуналь хуҗалык хезмәтләре халык өчен юлларның һәм йорт ихаталарның чистартылган булуы турында зур кайгыртучанлык күрсәтә. Бүген кичкә, чынлап та, юллар шактый чистарып, машиналар һәм кешеләр рәхәтләнеп йөрерлек хәлгә килеп өлгерде. Ә бит бу юлларда хәвефсезлек булсын өчен бик тә мөһим!
Фото: Башинформ.