Милли проектлар
4 Марта 2022, 07:07

Яңа маммограф кайта

Хәзер тикшеренүне узу өчен Бөре шәһәренә барырга булмый.

Яңа маммограф кайтаЯңа маммограф кайта
Яңа маммограф кайта

Русия Президенты Владимир Путинның «Сәламәтлек саклау» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Мишкә үзәк район хастаханәсенә яңа маммограф кайтарылачак.

Цифрлы маммограф төрле патологияләрне, шул исәптән онкологик авыруларны ачыклау максатыннан тикшерү өчен кулланалар. Хәзерге вакытта заманча аппарат урнаштырылган кабинетта ремонт эшләре бара.

"Яңа маммографта Мишкә районы хатын-кызлары тикшереләчәк. Хәзер бу төр тикшеренүне узу өчен аларга Бөре шәһәренә барырга түгел", - диде дәваханәнең баш табибы Юрий Гәрәев. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас