Милли проектлар
4 март 2022, 07:31

Балалар сәламәтлеген кайгыртып

Тиздән Уфада онкология үзәге үз ишекләрен ачачак.

Балалар сәламәтлеген кайгыртыпБалалар сәламәтлеген кайгыртып
Балалар сәламәтлеген кайгыртып

Уфада ил башлыгы Владимир Путинның «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында Республика балалар гематологиясе һәм онкологиясе үзәге төзелеп килә.

Уфада Республика балалар клиник хастаханәсе территориясенде балалар гематологиясе һәм онкология үзәге төзелеше дәвам итә, анда кечкенә пациентларга онкологик ярдәмнең барлык төрләре күрсәтәләр. Объектны төзүгә «Сәламәтлек саклау»илкүләм проекты кысаларында 2021 елның көзендә керешкәннәр. Моның өчен дәүләттән 1,5 миллиард сум бүленгән. Бүгенге көндә объектта челтәрләрне чыгару һәм фундамент салу эшләре бара.

Әлеге объект безнең республика өчен бик кирәкле һәм мөһим. Чөнки ел саен Башкортстанда гына да табиблар 17 яшькә кадәрге балаларда яман шеш авыруларының 130га якын очрагын ачыклый. Үзәкне эксплуатациягә керткәннән соң онкология авыруларыннан интегүче балаларга медицина ярдәменең сыйфаты һәм һәркем өчен мөмкинлеге күпкә артачак.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас