

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында быел беренче гаиләгә торак йорт төзү өчен социаль түләү сертификаты тапшырылды. Аскын авылында яшәүче Илшат һәм Эльмира Мусиннар бәхетле гаиләләрнең берсе булды.
Мусиннар гаиләсе 7 ел элек язмышларын бергә бәйләргә хәл иткән булган. Фатир арендалап яшәгәннәр. Сертификат акчасы күптән хыялланган йортларын, ниһаять, төзеп бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу иркен өйне өч балалары да – ике кызлары һәм 1,5 яшьлек уллары тилмереп көтә.
Саннар теле белән:
2021 елда аскынлыларга дәүләт программалары кысаларында 10 сертификат бирелгән.
Чыганак: Администрация муниципального образования Аскинский район.