Милли проектлар
2 март 2022, 08:42

Максатлы күрсәткечләргә ирешелде

Эш 2013 елда башланган иде.

Максатлы күрсәткечләргә ирешелдеМаксатлы күрсәткечләргә ирешелде
Максатлы күрсәткечләргә ирешелде

Эш 2013 елда башланган иде.

 

Башкортстанда мәгълүмат системасын үстерүдә төп рольне «Санлы контур» проекты башкара. Узган елда Интернет челтәренә 90 проценттан артык фельдшер-акушерлык пунктлары тоташтырылган, аларда профильле белгечләрнең онлайн-консультацияләрен алырга мөмкин булган.

Республика сәламәтлек саклау системасын санлаштыру процессы 2013 елда башланган. Ул вакытта барлык медицина оешмалары өчен бердәм дәүләт мәгълүмат системасы кертелгән иде. Хәзер аңа төрле милек рәвешендәге 205 медицина оешмасы һәм 124 даруханә пункты тоташтырылган.
Медицина документларының бердәм базасы зур күләмдә төрле мәгълүмат һәм 4,5 миллионнан артык электрон медицина картасыннан тора.
Республика әлеге проектка бүлеп бирелгән федераль акчалар күләме буенча Русия субъектлары арасында алдынгы урында тора. Соңгы өч елда аны гамәлгә ашыру барышында бүлеп бирелгән субсидияләр күләме 2,4 миллиард сум тәшкил иткән.
Башкортстан «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында медицинаны санлаштыру буенча максатлы күрсәткечләрне арттырып үтәде, дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.


Фото: yanzori.com

 

 

 

Максатлы күрсәткечләргә ирешелде
Максатлы күрсәткечләргә ирешелде
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас