Милли проектлар
2 Марта 2022, 05:06

Этнотуризм – файдалы ял

Бездә ул мөмкинлекләр чиксез күп.

Этнотуризм – файдалы ялЭтнотуризм – файдалы ял
Этнотуризм – файдалы ял

Бездә ул мөмкинлекләр чиксез күп.

 

Тормышны танып белү өчен сәяхәтләр оештыру иң фәһемле һәм нәтиҗәле чара булып тора. Сәяхәт белән мавыгучыларның ныклы сәламәтлеккә ия булуы да сер түгел. Шул сәбәпле, алар озаграк та яши.

Шундый ял оештырган Наилә Рәхмәтуллинаның “Сәйрән” глемпинг зонасын Сибайда яхшы беләләр. Ханым этник стильне саклап, заманча ял оештырган.

Глемпинг  кунаклары игътибарына тирмә, мунча, тимераякларда чын бозда  шуу, “Себер Хаскасы” токымлы этләр белән уйнау һәм башка шартлар тәкъдим ителә.

Әле салкын булуга карамастан, мангал урыны, җылы беседка арендалап була.

"Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында бирелгән җир участогын Наилә Ильяс кызы шулай уңайлы итеп корган. Ул тагын 2 тирмә куеп, шәһәр эчендә этник зона булдырырга ниятли.

Глемпинг-зонаның девизы да бар: «Сәйрән» - сезнең ял – безнең хәстәрлек,  онытылмас тәэссоратлар алыгыз!

 

 

 

Этнотуризм – файдалы ял
Этнотуризм – файдалы ял
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас