

Быел ничәсе файдалануга тапшырылачак?
Бу хакта киңәйтелгән коллегия утырышында республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.
Республика мәгариф системасының 2021 елдагы эш йомгаклары турындагы чыгышында ул төбәк мәгариф системасы яңа объектлар белән тулыланды, дип билгеләде. 1952 урынга исәпләнгән дүрт мәктәп файдалануга тапшырылган, шулай ук 50 урынлык бер балалар бакчасы төзелгән. Быел 12 мәктәп һәм өч балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.
“Моннан тыш, 2022-26 елда Русия Президенты йөкләмәсе буенча мәктәпләрне капиталь ремонтлау һәм җиһазлау буенча федераль программа гамәлгә ашырылачак”, — диде ведомство җитәкчесе.
Элегрәк “Инвестиция сәгате”ндә беренче вице-премьер Рөстәм Моратов концессия шартларында 11 яңа мәктәп төзү планнары турында хәбәр иткән иде.
"Без Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләрендә һәм Уфа районында 15 265 укучыга исәпләнгән 11 белем бирү объекты төзүгә гариза әзерләдек, — диде Рөстәм Моратов. — Барлык мәктәпләрне дә бердәм схема буенча бүлеп төзергә планлаштырабыз. Концессиянең асылы шунда ки, гомуми бәясе 1,7 миллиард сум булган 1 225 урынга исәпләнгән типовой мәктәп төзүгә башлангыч этапта акчаларның зур өлешен концессионер бүлеп бирә. Төбәк төзелешкә беренче елга нибары 18 миллион сум гына җибәрәчәк. Ә аннары сигез ел дәвамында концессионерга ел саен 144 миллион сум акча түләячәк. Шул ук вакытта банк процентларын федераль бюджет түли”.
“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында бу юнәлештә эшләнәсе эшләр алда да дәвам итәчәк.
Фото:news.myseldon.com