

Нинди чаралар үтәчәк?
Халыкара хатын-кызлар көненә мәдәният учреждениеләре төре чаралар әзерли.
4 март
Республика Хәрби Дан музеенда «Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар».
Башлана: 12.00
Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры Назыйм Хикмәт пьесасы буенча куелган “Мәхәббәт турында риваять” спектаклен тәкъдим итә.
Башлана: 4 март -19.00 сәг. һәм 5 мартта 18.00 сәг.
Нефтекама дәүләт филармониясе «Мәхәббәт яз җыры кебек» концерт программасын тәкъдим итә.
Башлана 19:00 сәг.
Сибай концерт-театр оешмасы хатын-кызларга «Яз килерен сиңа карап беләм» концерт программасын тәкъдим итә. Башлана 19.00 сәг.
6 март
Уфа «Нур» татар дәүләт театры (Зур зал) гүзәл хатын-кызларны “Тыкрыкта булды бу хәл” (З.Хәким) пьесасын карарага чакыра.
Башлана: 18.00
Кече залда – “Мин көтәм сине” лирик комедиясе.16+.
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында узучы чаралар арасында гүзәл затлар өчен «Башкортстан» дәүләт концерт залында «Gentlemans» вокал төркеме әзерләгән "Чәчәк бирик кызларга" программасы да мавыктыргыч булыр.
Башлана: 18.00 сәг.
М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры сәхнәсендә «Муж на час» комедиясе.
Башлана:18:00 сәгатьтә.
Стәрлетамак Рус дәүләт драма театры хатын-кызларны «Жизель Ботаническая» спектакленә чакыра. Башлана: 18:00 сәгатьтә.
7 март
Башкортстан опера һәм балет театрының грек залында «О чём... женщины?» бәйрәм концерты уза.
Башлана: 18:00 сәгатьтә.
Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе булачак әниләр һәм сабыйлар өчен «Һәрвакыт булсын әни!» программасын тәкъдим итә.
Башлана: 12.00 сәг.
8 март
Башкортстан Милли музеенда “Хатын-кыз дөньясы” экскурсиясе оештырыла.
Башлана: 12:00 сәг.
Интерактив экскурсия: «Башкортстан хатын-кызлары бизәнгечләре».
Башлана: 14:00 сәг.
«Звон накосников» Осталык сәгате.
Башлана: 15:00 сәг. Хатын-кызларга керү бушлай.
Онлайн-лекторий «Борынгы чор хатын-кызлар тормышы: мавыктыргыч һәм матур».
Башлана: 15.00
М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры бәйрәмне күңелле итеп уздырырга чакыра. М.Кәрим. “Кыз урлау”.
Башлана: 18.00 сәг.
Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә Искәндәр Газизов «Онытма» исемле күңелле концерт программасын тәкъдим итә.
Башлана: 18.00 сәг.