Милли проектлар
27 февраль 2022, 05:08

Җомга чәе

Түгәрәк өстәл артында сөйләшеп сүзләр бетми...

Иглин районының Түбәнге Ләмәз авылында “Җомга чәе” үтте.

Соңгы чорда пандемия сәбәпле, чәйләргә җыелу да – сирәк күренеш. Әмма тормыш дәвам итә, сөйләшер сүзләр дә җыелып китә.

Бу юлы чәйгә авылдашларын Фәүзия Мохтарова чакырды. Түгәрәк өстәл артында авылның әгъәбиләре һәм агъинәйләре мөһим мәсьәләләрне күтәрде. Алар “Аек авыл” бәйгесе буенча фикер алышты. Яшьләрне сәламәт тормыш алып баруга җәлеп итү турында сөйләштеләр. Үсеп килүче буынга үрнәк булып торырлык чаралар үткәрү кирәклеге дә әйтелде. Һәм тәрбия чаралары, әлбәттә, халыкның гореф-гадәтләре белән бергә үрелеп барырга тиешлеге билгеләнде.

Бу җәһәттән “Демография” милли проекты кысаларында оештырылган чаралар да зур әһәмияткә ия.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас