

Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсендә “Шигырь шатлыгының күз яше белән ташып барганын” дип аталган шигърият сәгате үтте.
Чара Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның 90 яшьлек юбилеена багышланган иде. Укучылар шагыйрьнең җиңел булмаган язмышы белән танышты һәм шигърият дөньясына сәяхәт кылды. Чара барышында шагыйрьнең иң яхшы шигырьләре яңгырады, аның турындагы әдәбият белән танышу булды.
“Бүген балалар билгеле шагыйрь, классик һәм яхшы кешенең иҗады белән очрашты. Рәми Гарипов үзенең телен, халкын яраткан шәхес һәм бу аның һәр әсәрендә ачык чагыла”,- диде китапханәче Ира Мәгалимова.