

2018 елда тәүге тапкыр үткәрелгән “Кечкенә геройга рәхмәт” дип аталган балалар иҗады конкурсы, менә биш ел дәвамында инде, тематикасы һәм исеме үзгәрә килсә дә, үзенең эшен дәвам итә. Ә анда катнашучылар саны хәзер Русиядә һәм чит илләрдә яшәүче 70000 баладан һәм педагоглардан да артып китте.
Быел да “Зур сугышта минем геройлар” исеме астында үтәчәк Халыкара конкурс-фестивальгә гаризалар кабул ителә башлады. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаган барлык геройларның якты истәлегенә багышлар үткәрелә.
“Мәгариф” милли проекты кысаларында, республикада яшь буында Ватанга тугрылык, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатында күп эшләр башкарыла. Балалар төрле иҗади конкурсларда үз көчләрен сыный, менә әлеге конкурста да Башкортстан балалары актив катнашачак. Әйткәндәй, 2020 елда үткән бу конкурста Бәләбәй районында яшәүче Ангелина Федорова “Рәсем” номинациясендә җиңү яулаган иде.
Фото: Башинформ.