

4-5 мартта М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә Ризаитдин Фәхретдинов әсәре буенча “Әсмә” спектакле күрсәтеләчәк.
Үзенең “Әсма, яки Гамәл вә җәза” (1903) әсәренә керешендә язучы бу әсәренең башкортлар турында, геройларның башкорт халкы арасыннан алынуы турында яза. Әсәрдәге төп фикер – милләтнең үсеше өчен Әсма кебек тәрбияле, белемле, батыр хатын-кызлар булуы шарт.
“Мәдәният” милли проекты кысаларында Башкортстанда театрларны үстерү, аларга иҗади үрләргә күтәрелү өчен зур мөмкинлекләр булдырыла. Шул сәбәпле, теартларыбыз яңадан-яңа премьералары белән куандыра, төрле конкурсаларда югары урыннар яулый. Башкорт академия драма театры да ел саен яңа спектакльләрне сәхнәгә мендерә, тамашачылары күңелен яулый.
Фото: Башинформ.