Милли проектлар
24 февраль 2022, 13:24

Шифаханәләр ПЦР-тестсыз кабул итәчәк

   Башкортстан шифаханәләре дәваланырга килүчеләрне мәҗбүри ПЦР-тест нәтиҗәләресез дә кабул итә башлаячак. Бу хакта БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.

Шифаханәләр ПЦР-тестсыз кабул итәчәкШифаханәләр ПЦР-тестсыз кабул итәчәк
Шифаханәләр ПЦР-тестсыз кабул итәчәк

   Башкортстан шифаханәләре дәваланырга килүчеләрне мәҗбүри ПЦР-тест нәтиҗәләресез дә кабул итә башлаячак. Бу хакта БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.

   “Төбәктә эпидемиологик процессның тотрыклануы күзәтелә башлады”,- дип аңлатты ул моны.

   “Авыручылар саны кими, беречел звенога көчергәнеш азрак төшә башлады, колл-үзәкләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны да 2,5 тапкырга кимеде”,- диде министр.

  Республикада “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында шифаханәләр хезмәтен яхшырту, анда дәваланучы кешеләр өчен хәвефле хәлләр тудырмау өчен барсы да эшләнә. КОВИД-19 пандемиясе барышында, шул сәбәпле, шифаханәләргә дәваланырга килүчеләрдән QR-кодлар, ПЦР-тестлар таләп ителә башлаган иде. Бүген исә, хәлләр тотрыклана төшү сәбәпле, алар кирәкми.

Фото: Башинформ.

  

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас