

“Социаль активлык” төбәк проектын тормышка ашыру максатында Тәтешле районында волонтер десанты үз эшен дәвам итә. Гомум белем бирү учреждениеләрендә укучылар актив рәвештә волонтерлар сафына баса. 1 һәм 2 санлы Югары Тәтешле мәктәпләрендә волонтерларның шәхси кенәгәсен тапшыру тантанасы үтте.
Волонтерларның шәхси кенәгәсе хезмәт кенәгәсенең бер төре кебек. Документта волонтерның өстәмә әзерлеге, стажы турында мәгълүматлар, донорлык, патриотик эшчәнлеге, социаль волонтерлык, риск төркемендәге балалар белән эшчәнлеге, янгын очракларында, югалган кешеләрне эзләү һ.б. очракларда эшләве турында мәгълүмат языла бара.
–Миллионлаган кеше үз теләге белән изгелек кыла. Аларны “волонтер” диләр. Алар изгелек эшли, социаль-әһәмиятле чараларда катнаша, яңа бурычлар һәм максатлар куя. Балаларның мондый әһәмиятле проектка җәлеп итүлүенә мин бик шат. Рәсми рәвештә “волонтер” булучыларны чын күңелдән котлыйм. Йөрәкләрендә ялкын сүнмәсен, ә, киресенчә, яңа изгелек һәм мәрхәмәтлек чаткылары белән балкысын,– ди Тәтешле районы яшьләр эшләре буенча белгеч Рузалия Бадертдинова.