Милли проектлар
23 февраль 2022, 07:09

Искедән яңа булыр

Краснокама районында иске автошиналарны эшкәртү линиясен булдырмакчылар.

Искедән яңа булырИскедән яңа булыр
Искедән яңа булыр

Краснокама районында иске автошиналарны эшкәртү линиясен булдырмакчылар. Бу хакта сүз район хакимиятендәге "Эшкуарлык сәгате"ндә барды. Инвестор шиналарны эшкәртү буенча линия ачуга 50 млн сум салырга һәм 10 эш урыны булдырырга тәкъдим итә. Икенчел чималдан төрле резинотехник эшләнмәләр ясап була. Җитештерү өчен бина бар, җиһазлар сатып алуга матди ярдәм кирәк.Район хакимияте проектны тормышка ашыруга ярдәм итү турында карар кабул итте. Бу эш «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" милли проекты кысаларында башкарыла.

Ил Президенты Владимир Путин әмере белән тормышка ашырылучы милли проект үз эшеңне булдыруда һәм бизнесны үстерүдә һәрьяклап ярдәм итүне күздә тота. 2030 елга илдә эшкуарлар саны 25 млнга кадәр артырга тиеш.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас