Милли проектлар
20 Февраля 2022, 20:09

Урманнарны саклыйк!

Үткән елда урман янгыннарының 43%ы кеше гаебе белән килеп чыккан.

Урманнарны саклыйк!Урманнарны саклыйк!
Урманнарны саклыйк!

Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, корыган үләнне үз белдегең белән яндыруның зыяны турында халыкка мәгълүмат җиткерү өчен Башкортстан урманчылары актив эш алып бара.

Шушы көннәрдә Туймазы урман хуҗалыгы мастеры Ирек Салихов Туймазы шәһәренең 4 нче санлы мәктәбе укучылары белән очрашты.

- Тиешле булмаган җирдә учак ягу, сүндермичә китү, табигать кочагында пыяла һәм пластик шешәләрне ташлау урман янгыны килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин, - дип сөйләде Ирек Салихов.

Ахырда ул урман хуҗалыгында яшь белгечләр җитмәвен билгеләп үтте һәм балаларга Уфа урман-техник техникумында 9 сыйныф базасында эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча профильле белгечләр әзерләүгә игътибар итәргә тәкъдим итте.

Табигый янгыннардан саклану һәм аңардан зыяннарны минимальләштерү эшен БР Урман хуҗалыгы министрлыгы РФ Президенты Владимир Путинның май указы белен расланган «Экология» милли проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектының максатлы күрсәткечләреннән чыгып алып бара.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас