Милли проектлар
20 февраль 2022, 21:08

Сибайда заманча уенчыклар җитештерелә

Аларның тышына башкорт телендә язылган. 

Сибайда заманча уенчыклар җитештереләСибайда заманча уенчыклар җитештерелә
Сибайда заманча уенчыклар җитештерелә

Яңа проект мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. 

Сибай шәһәрендә яшәүче Альбина Әхмәтова 2020 елның сентябрендә агачтан уенчыклар җитештерү эшен башлаган. Моның өчен ул агач һәм металл кисү, гравировка ясау өчен лазер станогы сатып алган. Соңрак Альбина ил Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм ярдәм итү» милли проектында катнашып, 300 мең сум күләмендә субсидия алуга ирешкән. Бу акчага ул төрү җиһазлары, шулай ук төсле принтер кайтарткан.

- Яңа җиһазлар җитештерелгән продукцияне төргәкләргә һәм базарга чыгарга мөмкинлек бирде, - дип әйткәннәр Сибай шәһәре хакимиятендә.  

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас