

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан барлыкка килгән «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында 2024 елга кадәр Башкортстанда интеллектуаль транспорт системаларын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Проектны тормышка ашыру өчен миллиард сумнан артык акча бүленәчәк. Башкортстанның транспорт дирекциясе җитәкчесе Мансаф Низакаев сүзләренә караганда, проектны Уфа шәһәр агломерациясеннән тормышка ашыра башлаячаклар.
Шулай ук ситуация үзәген булдыру планлаштырыла, аның хезмәткәрләре юллардагы хәлләрне күзәтеп торачак. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ассызыклаганча, проект республика юлларында юл һәлакәтләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк.