Милли проектлар
20 февраль 2022, 20:17

«Арслан» клубының яңа спорт залы ачылды

Анда15 бала шөгыльләнә.

«Арслан» клубының яңа спорт залы ачылды«Арслан» клубының яңа спорт залы ачылды
«Арслан» клубының яңа спорт залы ачылды

Русия президенты Владимир Путинның "Демография" милли проекты кысаларында Дүртөйле районының Семилетка авылында «Арслан» яшүсмерләр-патриотик клубының яңа спорт залы ачылды.

"2000 елда ата-аналар һәм тәрбияләнүчеләр ярдәме белән без Дүртөйле шәһәренең Зарипов урамында урнашкан бинаны төзекләндердек. Подвалда каратэ өчен 2 зал, бер тренажер зал һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен кирәк-ярак та бар, – ди «Арслан» клубы җитәкчесе Илүс Хасанбәков. - Спорт залы артык зур иде, балаларның да игътибары таркала. Шуннан инде яңа бина эзләргә булдык", - дип сөйләде Илүс. Һәм менә 2019 елда алар район Хакимияте башлыгы Риф Йосыпов белән Семилетка авылында Ленин урамындагы подвал бинасын караганнар.

Узган елның августында бина спорт клубы булып ачылган. Хәзер Семилетка авылының яңа спорт залында 9 яшьтән башлап 15 бала шөгыльләнә (төркемнәргә 4 яшьтән алалар).

Анда барлык шартлар да бар: идәнгә махсус йомшак җәймә җәелгән, көрәш өчен грушалар, бокс капчыклары эленгән. Балаларга рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнәсе генә кала!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас