Милли проектлар
19 февраль 2022, 05:40

Мәдәни мирас

Чакмагыш районының Иске Калмаш авыл модельле китапханәсендә укучылар өчен "Халыклары күп, ил берәү" дигән тематик сәгать үтте.

Мәдәни мирасМәдәни мирас
Мәдәни мирас

Чакмагыш районының Иске Калмаш авыл модельле китапханәсендә укучылар өчен "Халыклары күп, ил берәү" дигән тематик сәгать үтте.

 

В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында узган чара “Русия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы һәм халык сәнгате елы”на багышланды.

 «Иң-иңнәр» викторина сораулары планетадагы иң күп төче су запасы булган Байкал күле, дөньяда иң тирән Санкт- Петербург метросы, иң карт таулар - Урал таулары, хәрәкәттә булган иң зур вулкан, урта гасыр кирмәне турында мәгълүмат бирде. "Бездә ничек әйтелә?" конкурсы чит телдәге мәкальләргә урыс телендәге аналогын уйларга мөмкинлек бирде.

«Тиешле сүзне тап!" бәйгесе дүрт билге буенча Русия белән бәйле сүзләрне әйтергә кирәк иде. Очрашу ахырында укучылар милли киемнәрне буяу белән шөгыльләнде. "Балалар Русия Федерациясе, Конституциягә ярашлы, күпмилләтле республика булып торуын, анда 180нән артык милләт вәкилләре, кешеләр һәм этник төркемнәр яшәвен, аларның теле, тормыш рәвеше, йола-гадәтләр, дин, тарихи традицияләр, мәдәният, шулай ук хезмәт шөгыльләре белән аерылып торуын белделәр», - диде әйдәүче китапханәче Зөлфия Сабгиянова.

Мәдәни мирас
Мәдәни мирас
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас