

Башкаланың иң зур мәктәбе 1650 укучыга исәпләнгән һәм дүрт катлы булачак. Мәктәп 36 мең квадрат метр мәйданны билиячәк. Ул 2022 елның август ахырында тапшырылырга тиеш. Күптән түгел бу урын каралмаган буш мәйдан иде. Хәзер бөтен бинада бизәү эшләре бара, электр үткәрүнең бер этабы тәмамланган, фасады бер ай эчендә тәмамланачак, спорт залыннан кала, мәктәптә җылылык бирелгән. Объектта 138 кеше эшләвен дәвам итә.
Мәктәптә 4 спорт залы, ике ашханә һәм аш пешерү блогы булачак. Кече һәм өлкән сыйныфлар өчен биналар аерым планлаштырылган. Мәгариф үзәге уникаль дизайнлы, hәр кат үз төсендә ясалачак. Иркен мәдәният залы, табиблар кабинеты, уен заллары һәм универсаль студиясе булган мәктәптә кемнең генә укыйсы килмәс.
Яңа мәктәпкә 51 нче номер биреләчәк. Ул Инорста сигезенче белем йорты булачак. Ләкин, район шундый тиз темп белән үсә, бу уку йорты, әлбәттә, соңгысы булмас.
Яңа уку йортлары Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән “Мәгариф” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.
Чыганак: gtrk.tv
Фото: ufacity.info