Милли проектлар
17 февраль 2022, 06:16

Паркларыбыз гөлбакча булачак!

Быел республикабыз башкаласы Уфада җәмәгатьчелек территорияләрен төзекләндерүгә зур игътибар биреләчәк.

Паркларыбыз гөлбакча булачак!Паркларыбыз гөлбакча булачак!
Паркларыбыз гөлбакча булачак!

БР торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары вазифасын башкаручы Алан Марзаев әйтүенчә, төзекләндерү эшләре берьюлы 16 сквер һәм паркта башланачак. Мәсәлән, алар: Дим районының Үзәк паркы, Черниковка бистәсендәге Нефтехимиклар паркы, Инорстагы "Теплое" күле ярлары, Дан бульвары урамындагы сквер. Июнь аенда билгеләнүче Уфа шәһәре көнендә Сипайлово бистәсендәге зур яңарыш кичергән "Кашкадан" паркы ачылуы көтелә.
Алдагы елларда исә Аксаков исемендәге бакчаны, Гафури һәм Ленин паркларын гөлбакчага әйләндерү күзаллана.
Парклар "Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты ярдәмендә төзекләндереләчәк. Шунысын да искә алыйк, төзекләндерү эшләре Уфаның 450 еллык юбилеена әзерләнү кысаларында тормышка ашырыла.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас