Милли проектлар
17 февраль 2022, 06:50

"Макулатура тапшыр һәм агачны коткар!"

14 февральдән 14 мартка кадәр Башкортстанда "Макулатура тапшыр һәм агачны коткар!" экологик марафоны үтә.

"Макулатура тапшыр һәм агачны коткар!""Макулатура тапшыр һәм агачны коткар!"
"Макулатура тапшыр һәм агачны коткар!"

Экомарафон "Экология" милли проектының "Каты коммуналь калдык-постыклар белән комплекслы эшләү системасы" федераль программасына ярдәм итү чикләрендә гамәлгә ашырыла. Проектка ярашлы 2024 елга кадәр кимендә 12 процент каты коммуналь калдык-постык эшкәртүгә озатылырга тиеш.
Экомарафонда барлык белем учаклары, җәмәгатьчелек оешмалары, предприятиеләр, компанияләр һәм башка учреждениеләр катнашырга чакырыла. Моның өчен кимендә 300 килограмм макулатура (мәсәлән, бу әдәби кыйммәткә ия булмаган 850 китап дигән сүз), төпкел районнарга исә 500-1000 килограммлап макулатура җыярга кирәк. Макулатура җыелгач www.Sdai-Bumagu.com. яисә акциянең Сдай-Бумагу.рф рәсми сайтына кереп белдерү калдырырга кирәк.
Гомумән, "Макулатура тапшыр һәм агачны коткар!" акциясендә 300 килограммнан артык макулатура җыя алган теләгән һәр кеше катнаша ала.
Акция республика шәһәрләре һәм районнары арасында ярыш рәвешендә үтәчәк. Экомарафон нәтиҗәләре буенча муниципалитетларның яшел рейтингы төзеләчәк. Макулатураны чыгару өчен www.сдай-бумагу.рф рәсми сайтына кереп, гариза язарга кирәк булачак. Җыелган макулатура, акция графигына ярашлы, эшкәртүче компания транспорты белән чыгарылачак.
Акция йомгаклары буенча барлык катнашучылар рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк, ә инде иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр акчалата премияләргә лаек булачак. Төбәкнең гомум нәтиҗәсе 70 тоннадан артып китсә, финалга чыгучыларга кыйммәтле призлар тапшырылачак.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас