

Дүртөйледә узган “Эшкуарлар сәгате”ндә тәүлек әйләнәсенә эшләүче автозапчастьләр кибете ачу проекты тәкъдим иткәннәр.
“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына булышлык итү” милли проектын тормышка ашыру кысаларында оештырыла мондый чаралар.
Очрашуда катнашучылар проектны кызыклы дип тапкан.
Автомобильләрне техних хезмәтләндерү һәм ремонт эшләре башкарудан тыш, эшкуар химик чистарту, машина юу, шиномонтаж эшләре дә тәкъдим итмәкче. Ул җир участогы табу мәсьәләсендә мөрәҗәгать иткән.
“Безнең районда төнлә эшләүче автозапчастьләр кибете юк. Якында гына трасса үтә, ә техника ватылса, запчасть табуы авыр. Мин автомобильләрне төзәтү мәсьәләсендә дә ярдәмгә килерлек сервис ачарга телим”, – ди ул.