

Башкалабызның Уфа шоссесы урамында урнашкан авария хәлендәге йортта яшәүчеләргә яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды.
Комсомол урамындагы 106/3 санлы йортта 72 гаилә яңа фатир ачкычлары алды. Халыкны күчерү «Торак фондының яшәү өчен яраксыз яшәү шартларын тотрыклы рәвештә киметүне тәэмин итү» федераль проектын, ил президенты Владимир Путин тарафыннан май указы белән игълан ителгән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын һәм 2019-2023 елларга авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча адреслы программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
«Әле без карап чыккан фатирларның сыйфатлы төзелгән булуы соклану уята», - диде БРың төзелеш һем архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.
Яңа тугыз катлы йорттагы фатирларны карагач, биредә яшәүчеләр һәм кунаклар фатирларның чиста һәм элекке торак биналарның мәйданы буенча бирелүенә шатландылар.