Милли проектлар
9 февраль 2022, 19:18

Әләгәздә амбулатория ачылды

Халкы сөенеп бетә алмый.

Әләгәздә амбулатория ачылдыӘләгәздә амбулатория ачылды
Әләгәздә амбулатория ачылды

Мәчетле районының Әләгәз авылындагы табиблар амбулаториясендә капиталь ремонттан соң ачылган.

Табиблар амбулаториясен төзекләндерү сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносы модернизациясе кысаларында мөмкин булган. Соңгы тапкыр бу бина 2011 елда ремонтланган. Дәүләт казнасыннан моның өчен 2 600 000 мең сум күләмендә акча бүленгән.

Амбулаториядә капиталь ремонт кысаларында бинаны су белән тәэмин итү торбаүткәргечләре, коммуникацияләр алыштырылган, пластик тәрәзәләр, янгынга каршы ишекләр куелган.

Әләгәздә яшәгән 1,4 мең кеше өчен амбулаториянең капиталь ремонты бик мөһим, әлбәттә”, – ди Олы Устьикин дәваханәсенең баш табибы Булат Сәетов.  Амбулатория мәйданы 379 кв.м. тәшкил итә.

Бу проект Владимир Путин кушуы буенча булдырылган,  “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында тормышка ашырылган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас