Милли проектлар
9 Февраля 2022, 20:15

Эшкуарлар арта

2030 елда илдә 25 млн кеше эшкуар булырмы?

Эшкуарлар артаЭшкуарлар арта
Эшкуарлар арта

9 февральдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров төбәкләрдә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнашты.

– Русия Президенты Владимир Путин 2030 елга 25 млн кешене эшкуарлык секторына җәлеп итү бурычын куйды. Бүген илнең күпчелек төбәкләре бу юнәлештә актив эшли, үсеш темпларыннан артып китә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Русиядә үзмәшгульләр санының сизелерлек артуы күзәтелә, – дип билгеләп үтте Андрей Белоусов. – Шул ук вакытта максатлы күрсәткечләргә ирешмәгән төбәкләр дә бар. Шуңа күрә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда гомум проблемалар турында фикер алышу һәм эшкуарлык секторына ярдәм итүнең өстәмә чараларын эшләү мөһим.

Киңәшмәдә катнашучылар кече эшкуарлыкны үстерү буенча илкүләм проектнының ничек тормышка ашуын, эшкуарлык субъектларын инженер челтәрләренә техник тоташтыру процедураларын оптимальләштерү мәсьәләләре, шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча төбәкләрне рейтинглаштыру методикасын карадылар. Шулай итеп, 2021 ел мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 126,9 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән, бу 2020 елга карата 103,9 процент тәшкил итә.

2021 елда «Башкортстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү» дәүләт программасы һәм ил башлыгы Владимир Путинның «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында эшкурларга дәүләт ярдәменә 1,3 млрд.сумнан артык, шул исәптән 700 млн. сум – федераль бюджеттан акча бүленгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас