Милли проектлар
9 февраль 2022, 04:35

Бөтенрусия онкология диктанты

Башкортстанда яшәүчеләр агымдагы елның 28 февраленә кадәр бөтенрусия онкология диктантына кушыла алалар. Диктант бөтен Русия буенча онлайн-форматта узачак.

https://mgazeta.com Бөтенрусия онкология диктантыhttps://mgazeta.com Бөтенрусия онкология диктанты
Бөтенрусия онкология диктантыhttps://mgazeta.com

 

Бөтенрусия онкология диктанты-РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының агарту проекты. Ул «сәламәтлек саклау» милли проектының «Онкология авырулары белән көрәш» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында онкологик авырулар турында халыкның гомуми аң-белемнәрен арттыру максатларында үткәрелә.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгында бу диктантны онкология авырулары турында мөмкин кадәр күбрәк белү үчен үткәрәләр, дип сөйләделәр. Диктант тест форматында үткәрелә, аны узу өчен 1 сәгать вакыт бирелә. Һәр катнашучы сертификат һәм экспертлардан тәкъдимнәр алачак. Онкологик диктантны, яше һәм белем дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәркем уза ала.

Оештыручылар проект яман шешне профилактикалау һәм иртә диагностикалау турында барлык кирәкле белешмәләр белән коралланган булырга, онкология диагнозы куелганда ничек эш итәргә кирәклеген белү һәм яман шешнең хөкем карары түгел, ә чакыру икәнлеген аңлау өчен булдырылган, дип аңлата.

Чара «радиология фәнни-тикшеренү институты» ФДБУ ярдәме белән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми порталында онкологик авырулар турында үткәрелә.

Чыганак: https://mgazeta.com

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас