

Башкортстан Республикасы авыллары арасында барган «Аек авыл-2021» конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Исерткеч эчемлекләрне куллану белән көрәш, сәламәт яшәү образы алып баруны пропагандалау, исерткеч эчемлекләрдән үлүне киметүне максат итеп куйган конкурс үз эчен күп чараларны ала.
2021 елның октябрь аеннан 2022 елның гыйнварына кадәр республиканың бөтен мәшгульлек үзәкләрендә дә атна саен телефоннан эшкә урнашу буенча консультацияләр алып барылды.
Гыйнвар аенда гына кайнар линияләргә 2040 кеше шалтыраткан, шуларның 1233е хатын-кызлар һәм 617се ир-атлар. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе 31-49 яшьтә. 588 кеше – 30 яшькә кадәр һәм 476 кеше 50 яшьтән олырак булган.
Республикада яшәүчеләр хезмәт базарындагы вәзгыять, тәкъдим ителгән вакансияләр, эш белән тәэмин итү үзәкләре хезмәтләре, социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм алу шартлары, үз эшеңне ачу мәсьәләләре белән кызыксындылар. «Кайнар телефон» га шалтыратучыларның күбесе «Россия эше» порталында халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә яңа гариза бирү тәртибе турында сораулар бирделәр.
2021 елның октябреннән 2022 елның гыйнвар аена кадәр конкурсның муниципаль этабын уздыру чорында республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләренә 10 меңнән артык кеше, шул исәптән 5459 хатын-кыз һәм 4676 ир-ат мөрәҗәгать иткән. Мәшгульлек мәсьәләләре буенча барыннан да ешрак 31дән 49 яшькә кадәрге категориядә - 5335 кеше, шулай ук 30 яшькә кадәр 2543 кеше һәм 50 яшьтән өлкәнрәк 2257 кеше мөрәҗәгать иткән.
Чыганак: Министерство семьи, труда и социальной защиты населения Республики Башкортостан