

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика галимнәрен Русия фән көне уңаеннан тәбрикләде.
Җитәкченең рәсми сайтында куелган котлауда болай диелә:
«Башкортстан үзенең фән мәктәпләре, бай академик һәм университет традицияләре белән лаеклы горурлана ала. Тикшеренү коллективларының медицина, мәгариф, инновацион сәнәгать тармакларындагы мөһим ачышлары һәм алып барган эшчәнлекләре социаль мохитнең үсешенә илтә.
Фән һәм технологияләр елы республиканың фән нигезләре күтәрелешенә һәм сәләтле яшьләргә ярдәм итүгә зур этәргеч бирде.
Безнең Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең зур гыйльми һәм сәнәгать оешмалары белән алып барган эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирешелгән дөньяви дәрәҗәдәге уңышлары Башкортстанның көндәшлеген ныгытты һәм илебезнең икътисадын үстерүдә яңа мөмкинлекләр тудыра».
Радий Хәбиров шулай ук Башкортстан университетларының Русия югары уку йортларына «Приоритет-2030» дәүләт ярдәме программасы кысаларында җиңүләре турында да әйтеп үтте.
«Федераль чаралар ярдәмендә генетика, материаловедение, фотоника, нанотехнологияләр өлкәсендә алты яшьләр лабораториясе булдырылды.
Республика перспективалы тикшеренү проектлары өчен конкурслар нигезендә ел саен грантлар бүлә. Уфа фән һәм технологияләр университеты тибындагы яңа югары уку йортлары булдырыла. Карбон полигоны эшчәнлеге буенча алдагы ике елда эшләячәк программа уңышлы якланды.
Евразия фән һәм мәгариф үзәге (НОЦ) вузара кампусы төзелеше башлана. Яшьләр арасында галим һөнәренең абруе арта.
Яшь тикшеренүчеләр сәләтләрен һәм талантларын танытып, туган Башкортстанда җитди уңышларга ирешәләр», — дип белдерә Башкортстан Башлыгы сайты җитәкченең котлау сүзләрен.
Төбәк Башлыгы галимнәргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде , фән өлкәсендә һәм арытаба да һөнәри биеклекләр яулауларын, республика һәм ил үсеше өчен мөһим булган яңа уйларының уңышлы тормышка ашуын теләде.
Яшьләрнең эзләнүләренә һәм ачышларына “Фән һәм университетлар” гомумдәүләт проекты кысаларында да уңышлы юллар ачылыр дип ышанасы килә.