Милли проектлар
8 февраль 2022, 04:00

Олы Ыктамакта яңа аппарат

Сәламәтлек кенә ташламасын, уңайлыклар арта.

Олы Ыктамакта яңа аппаратОлы Ыктамакта яңа аппарат
Олы Ыктамакта яңа аппарат

Сәламәтлек кенә ташламасын, уңайлыклар арта.

 

Мәчетле районы үзәге Олы Ыктамак авылы поликлиникасында санды рентген аппарат урнаштырганнар.

Элеккесе, ягъни фотопленка белән эшләгәне урынына В.Путинның май указларына ярашлы “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында заманча корылма кайтартырлган. Корылма район поликлинкасына беренчел медицина учреждениеләрен тәэмин итү программасы кысаларында урнаштырылган.

Ул искесенә караганда, әлбәттә, өстенлекле. Ул кешеләрнең сәламәтлеген ачыклаганда, диагнозны билгеләгәндә дә техник яктан уңайлы. Хәзер инде пленка белән эшләгәндәге кебек артык вакыт сарыф ителмәячәк.

Әйткәндәй, хәзер рентген сурәтен берничә төрдә: гади кәгазьдә, санлы кәгазьдә, кирәк булса – электрон форматта алып булачак.

 

Олы Ыктамакта яңа аппарат
Олы Ыктамакта яңа аппарат
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас