

“Кошларны саклыйбыз” акциясе игълан ителә.
Илебездә “Кошларны саклыйбыз” акциясе старт ала. Ул “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барылачак. Бу бәйгедә республикабызда яшәүче һәркем катнаша ала.
Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы анда катнашырга чакыра. Мәгълүм булуынча, кыш көне канатлы дусларга ризык табуы авырга туры килә. Проектның максаты: катнашучылар белән аңлату эшләре алып бару һәм кошларга җимлекләр әзерләү буенча осталык сәгатьләре оештыру.
Өлкәнннәр һәм балалар үзләрен шәһәрдә яшәүче һәм кыргый табигатьтәге кошлар һәм җәнлекләргә ярдәм итүгә багышланган «Җанлы изгелек эзләгәндә» видеоблоклар һәм мәкаләләр өлешендә сыный ала.
Анда башлаучы һәм тәҗрибәле журналистлар да, видеоблогерлар да, язучылар да, копирайтерлар да, аеруча сакланучы табигать мәйданнары хезмәткәрләре дә катнаша ала.
Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә. Эшләрне Ecowiki.ru платформасында бастыру мөмкин булачак.
Тулырак мәгълүмат өчен: https://ecowiki.ru/konkurs-ekostatej-v-poiskah-zhivogo-dobra/ Видеоблоглар өчен: https://ecowiki.ru/konkurs-videoblogov-v-poiskah-zhivogo-dobra/