

"Балалар сәламәтлеген үстерү" проектын ("Сәламәтлек" милли проекты) тормышка ашыру кысаларында, район хакимияте, мәгариф бүлеге, Роспотребнадзор белән берлектә мәктәпләрдә укучыларның ата-аналары белән очрашулар үткәрә.
Бу очрашуларның төп темасы - эпидемиологик ситуация, коронавирус инфекциясенә каршы тору, шулай ук 12 яшьтән 17 яшькә кадәр яшүсмерләргә прививка ясату мөһимлеген аңлату. Үрмеяз, Кубыяз, Яңа Казанчы, Өршәде, Карткисәк авылларында укучы балаларның ата – аналары белән очрашулар уздырылды. Район мәгариф бүлеге мөдире Зөлфирә Селянина мәктәпләрдәге хәл турында сөйләде.
Бүгенге көндә районда 18 балага прививка ясалган. Район хакимияте башлыгы урынбасары Эльза Әхмәтгәрәева яшүсмерләргә, бигрәк тә булачак студентларга прививка ясатуның кирәклеген ассызыклады.
Очрашу барышында ата-аналар вакцинациягә кагылышлы сораулар бирә алдылар. Планлаштырылган очрашулар районның һәр мәктәбендә узачак.
Чыганак: Аскын районы хакимияте