Милли проектлар
7 февраль 2022, 05:07

Милли проект ярдәме белән фатирлы булдылар

Аварияле бинада яшәүчеләр яңа торакка күчерелде.

Милли проект ярдәме белән фатирлы булдыларМилли проект ярдәме белән фатирлы булдылар
Милли проект ярдәме белән фатирлы булдылар

Башкалабызның Уфимское шоссе урамындагы 4 нче санлы аварияле бинада яшәүчеләр яңа торакка күчерелде. Комсомольская урамында, 106/3 санлы йорттан 72 гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылды.

Уфимское шоссе урамындагы 4 нче санлы йорт 1975 елда төзелгән. 1980-нче елларда карст катламнары зураю аркасында бинаның нигезе ярыла башлый. Өй 2015 елда аварияле дип игълан ителә. Беренче һәм икенче подъездда яшәүчеләр Глумилино-7 микрорайонындагы тугыз катлы бинага күчерелә.

2018 елда йортның икенче өлеше яшәү өчен хәвефле дип таныла. Ашыгыч рәвештә йортның 3 һәм 4 подъездында яшәүчеләрне күчерү өчен яңа йорт төзү өчен, республиканың максатчан инвестиция программасы һәм муниципаль бюджеттан 183,6 миллион сум акча бүлеп бирелә. Муниципаль контрактлар нигезендә, шәһәр хакимияте төзелгән яңа йорттан фатирлар сатып ала һәм аврияле дип табылган йортта яшәүчеләргә тапшыра.

 Аварияле йортлардан күчерү “ Торак һәм шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.

Чыганак:gorobzor.ru

Фото:gorobzor.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас