

Авыл җирлегендә кече һәм урта бизнесның актив үсеше өчен шартлар тудыру - агросәнәгать комплексы өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. 2022 елда, авыл эшкуарлары арасында иң популяр программаларның берсе, “Агростартап” буенча дәүләтнең гомуми ярдәме 125,4 миллион сум тәшкил итәчәк.
Программа Владимир Путнның май указлары белән билгеләнгән "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм" милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Бу проектны тормышка ашырган өч ел эчендә республикада 232 яңа хуҗалык булдырылды.
- Бүген төбәкнең азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате төп азык-төлек продуктларының бөтен спектрын диярлек җитештерә,- диде Премьер-министр урынбасары Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Чыганак: gtrk.tv
Фото: gtrk.tv