Милли проектлар
3 февраль 2022, 19:57

Капиталь ремонт тәмам

Соңгы тапкыр ул 2011 елда ремонтланган.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Мәчетле районының Әләгәз авылындагы табиблар амбулаториясендә капиталь ремонт тәмамланган, дип хәбәр итәләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Табиблар амбулаториясенең капиталь ремонты сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносы модернизациясе кысаларында мөмкин булган. Исегезгә төшерәбез, ул Владимир Путин кушуы буенча булдырылган  “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

“Әләгәздә яшәгән 1,4 мең кеше өчен амбулаториянең капиталь ремонты бик мөһим, әлбәттә”, – ди Большеустьикин район үзәк дәваханәсенең баш табибы Булат Сәетов.  Амбулатория мәйданы 380 кв.м. тәшкил итә. Соңгы тапкыр ул 2011 елда ремонтланган.

“Амбулаториядә терапевт һәм педиатр кабул итә. Хәзер пациентларны уңайлырак шартларда кабул итәчәкләр”, – диләр ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас