Милли проектлар
2 февраль 2022, 08:34

Файдасы күп булган!

Башкортстанда “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проектында катнашудан күрелгән файда 1 миллиард сумнан да артып киткән.

Файдасы күп булган!Файдасы күп булган!
Файдасы күп булган!

   Башкортстанда “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проектында катнашудан күрелгән файда 1 миллиард сумнан да артып киткән.

   Башкортстан предприятиеләренең бу милли проектта катнашуыннан күрелгән икътисади керем 1 миллиард сум тәшкил иткән. Республика “Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү” дип аталган өстенлекле программа чараларын тормышка ашыруга 2017 ел ахырында, илнең башка җиде төбәге белән берлектә, пилот программасы исәбендә керешкән иде. Хәзер ул “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проекты итеп үзгәртелде.

   Бүгенге көнгә Башкортстан милли проектка предприятиеләрне җәлеп итү планын арттырып үтәгән. “Анда хәзер төбәкнең 127 предприятиесе катнаша. Шулай итеп, предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеге уртача алганда 23 процентка үсте”,- ди бу уңайдан БР икътисади үсеш һәм инвестицияләр сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас