Милли проектлар
2 февраль 2022, 14:57

Эчәр су чиста булсын!

Чакмагыш авылы халкы социаль челтәрләрдә краннардан аккан суның пычрак булуына зарланган иде...

Эчәр су чиста булсын!Эчәр су чиста булсын!
Эчәр су чиста булсын!

Чакмагыш авылы халкы социаль челтәрләрдә краннардан аккан суның пычрак булуына зарланган иде...

   Менә шул сәбәпле, Республика белән идарә итү үзәге Чакмагыш районы хакимияте белән бәйләнешкә чыкты. Нәтиҗәдә, краннардагы суның агымдагы ремонт эшләреннән соң пычрануы ачыкланды. Сәбәбе – тутыккан торбалар.

   Эчәр су проблемасы – катлаулы мәсьәлә. Чакмагыш властьлары халыкны су белән тәэмин итү җайланмасын реконструкцияләүне планлаштыра. Нәтиҗәдә, Башкортстанда уңышлы эшләп килүче “Чиста су” программасы кысаларында суүткәргеч һәм канализация торбаларын алыштыру, станцияне ремонтлау һ.б. эшләрне башкарып чыгу мөмкинлекләре табылды.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас