

Русия халыкларының мәдәни мирас елында Башкортстанда билгеле телче, филология фәннәре докторы, БДУ университеты профессоры Леонид Васильев исемендәге “Бердәмлек” дип аталган II Славян халыклары җыры халыкара фестивале үтәчәк.
Фестивальне онлайн форматта үткәрү планлаштырыла. Әгәр эпидемиологик хәлләр яхшырып китсә, фестивальнең оештыру комитеты Уфада концертны зур сәхнәдә үткәрү хокукын саклый.
“Мәдәният” милли проекты кысаларында Башкортстанда илебез халыкларының милли мәдәниятен үстерү, пропагандалау буенча киңкырлы эш алып барыла. “Бердәмлек” фестивале дә әнә шулар исәбендә. Фестиваль беренче тапкыр зур уңыш белән 2021 елда үтте. Шул ук елны Л. Васильев яшәгән йортта, галимнең тууына 95 ел тулу уңаеннан тактаташ куелды.
Фото: Башинформ.